ХӨРМӘТЛЕ САЙТ КУЛЛАНУЧЫЛАР, КУНАКЛАР! ҺӘР УКУ ЕЛЫ МАТУР УЙ-ХЫЯЛЛАРЫГЫЗ, ӨМЕТ-ЫШАНЫЧЛАРЫГЫЗНЫ АКЛАСЫН, ҮЗЕ БЕЛӘН ЗУР МАКСАТЛАР, ЯҢА ҖИҢҮЛӘР АЛЫП КИЛСЕН!
Меню сайта
Категории раздела
Мои файлы [12]
Электронный Татарстан
Олимпиада в Сочи 2014
Праздник 23 февраля
Чат
Главная » Файлы » Мои файлы

В категории материалов: 12
Показано материалов: 1-10
Страницы: 1 2 »

Сортировать по: Дате · Названию · Рейтингу · Комментариям · Загрузкам · Просмотрам

Татарстанда педагогларның квалификациясен арттыру белән 3 учреждение шөгыльләнәчәк. Алар – ТР Мәгарифне үстерү институты, Яр Чаллының социаль-педагогик технологияләр һәм ресурслар институты, Казан федераль (Идел буе) университетының мәгариф хезмәткәрләре квалификациясен күтәрү һәм яңадан әзерләү буенча белән шөгыльләнүче Идел буе төбәкара үзәге. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының 2013 елга нәтиҗәләр чыгару һәм агымдагы елга максат-бурычлар билгеләүгә багышланган коллегия утырышында хәбәр ителде.

Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru

Т

Мои файлы | Просмотров: 8170 | Загрузок: 0 | Добавил: admin | Дата: 05.02.2014 | Комментарии (12)

Тиздән авиация өлкәсендә эшләүчеләр дә (очучы, диспетчер, штурман, һ.б.) мәҗбүри рәвештә бердәм дәүләт имтиханын тапшыра башлаячак. Россия Транспорт министрлыгы бердәм дәүләт имтиханнарына кертеләчәк сораулар исемлеген төзегән инде. Бу һөнәр ияләре имтиханнарны уңышлы тапшырган очракта гына авиация тармагында хезмәт куя алачак.

Чыганак: http://www.vatantat.ru

Мои файлы | Просмотров: 1197 | Загрузок: 0 | Добавил: admin | Дата: 05.02.2014 | Комментарии (0)

Хөрмәтле ата-аналар, кадерле укучылар һәм укытучылар! Татарстан Республикасының Фән һәм Мәгариф министрлыгы төп һәм урта гомум белем мәктәп укучыларына дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерләнү өчен барлык фәннәр  буенча fipi.ru сайтында биремнәр тупланган  ачык сегмент булуын хәбәр итә. Әлеге сайтка имтихан белән кызыксынган һәр кеше кереп карый ала. Анда алдагы елларда эшләнгән имтихан биремнәре урнаштырылган. Укучыларга кабаттан үзләрен сынап карау мөмкинлеге туа. Уңышлар сезгә!

Мои файлы | Просмотров: 1192 | Загрузок: 0 | Добавил: admin | Дата: 04.02.2014 | Комментарии (0)

Мәктәпләрдә белем алабыз, дуслар белән аралашабыз, төрле бәйрәм-кичәләр үткәрелә. Һәркем үзен төрле яктан сынап карый ала: кемдер бик яхшы укый, кемдер спортта, мәдәни өлкәдә алдынгы... Кыскасы мәктәп "кайный". Ә мәктәпнең үзе, әлеге атаманың килеп чыгышы, төрле үзенчәлекләре турында беләбезме? Юк икән, әлеге хәбәрне укуыгызны дәвам итеп кайбер кызыклы фактлар белән танышып китегез.

   

Мои файлы | Просмотров: 1704 | Загрузок: 0 | Добавил: admin | Дата: 04.02.2014 | Комментарии (0)

   Яхшы эшләп килүче укытучыларның хезмәт хакын 20 мең сумга кадәр җиткерү, мәктәпкә укытырга килергә ризалашкан талантлы яшьләргә тиешле дәрәҗәдәге хезмәт хакы түләү, аларга чит илдә стажировка үтү мөмкинлеге бирү һәм торак проблемаларын хәл итәргә...
Чыганак: http://www.intertat.ru
Мои файлы | Просмотров: 1424 | Загрузок: 2 | Добавил: admin | Дата: 27.07.2010 | Комментарии (1)

    2009 һәм 2010 елда югары уку йортын тәмамлап, быелның җәендә Россия мәктәпләренә эшкә урнашкан 1000 егет-кызга дәүләт тарафыннан акчалата ярдәм күрсәтеләчәк. Яшь укытучыларга федераль бюджеттан 500 мең сум күләмендә грант бүлеп бирү каралган (2010 һәм 2011 ел ахырында 250шәр мең сум). Шул ук вакытта, хакимият вәкилләре матди ярдәмнең кулланылыш даирәсен дә чикләми. Һәр белгеч бүлеп бирелгән акчаларны үз теләге буенча сарыф итә ала.
    Федераль ярдәмгә лаеклы 1000 яшь укытучыны ни рәвешле сайлап алырлар соң, дигән сорау туа. Быелның 4 июненнән соң РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы (www.mon.gov.ru) һәм Мәгариф үсеше федераль институты (www.firo.ru) рәсми сайтларында мәктәпләрдәге 1000 укытучы вакансиясе турында мәгълүмат урнаштырылачак...
Чыганак: http://www.intertat.ru

Мои файлы | Просмотров: 1752 | Загрузок: 0 | Добавил: admin | Дата: 17.06.2010 | Комментарии (0)

    Күпьеллык традиция буенча, район  һәм авыл мөгаллимнәре Камышлы авылы янындагы урман аланына җыелды.
    Бәйрәмнең рәсми өлешендә Кукмара муниципаль районы башлыгы Рахматуллин Равил Шәйдәүләт улы  һәм район мәгариф идарәсе башлыгы Мансуров Роберт Мияссәр улы педагогларны уку елының төгәлләнүе белән котлады. Быелгы уку елы нәтиҗәләре буенча иң яхшы мәктәпләр һәм мөгаллимнәргә дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.
    Котлаулардан соң бәйрәмнең рәсми булмаган өлеше башланды. Мәйданда педагоглар, Сабан туенда катнашучылар өчен төрле спорт ярышларын, җыр-биюләрне үз эченә алган бай мәдәни-күңел ачу программасы  әзерләнгән иде.
Мои файлы | Просмотров: 1616 | Загрузок: 0 | Добавил: admin | Дата: 15.06.2010 | Комментарии (0)

                                   
Мои файлы | Просмотров: 1532 | Загрузок: 1 | Добавил: admin | Дата: 08.03.2010 | Комментарии (0)

Иртәгә – 2 мартта республиканың информатика укытучылары катнашында Интернет-форум башлана. Ике көн дәвам итәчәк әлеге чара укучыларны Бердәм дәүләт имтиханына әзерләүдә яхшы нәтиҗәләр күрсәткән педагогларның тәҗрибә уртаклашу мәйданына әйләнәчәк.
Чыганак: belem.ru.
Мои файлы | Просмотров: 1566 | Загрузок: 2 | Добавил: admin | Дата: 01.03.2010 | Комментарии (1)

"Мөгаллимнең укыту һәм тәрбия эшчәнлегенә, иҗади һәм һөнәри үсүенә стимул булырга тиеш”, дип саный Президент. Искә төшерик, моңа кадәр "Мәгариф” илкүләм өстенлекле проекты кысаларында педагогик эшчәнлектә зур уңышларга ирешкән мөгаллимнәргә бирелгән премия күләме ике тапкыр кечерәк иде. 
    Бәйгедә катнашу кагыйдәләре, таләпләре белән танышырга мөмкин, файл Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы рәсми сайтыннан алынды.

Чыганак: belem.ru.
Мои файлы | Просмотров: 1846 | Загрузок: 0 | Добавил: admin | Дата: 26.02.2010 | Комментарии (1)

1-10 11-12
Керү формасы
Һава торышы
Календарь
Сайтның дуслары

….

Кукмаранын татар гимназиясе

….

….

….



Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе















Счетчик
счетчик на сайт
Счетчик посещаемости
Тизлек
Үзеңнең интернет тизлегеңне тикшереп кара

…. / …. …. …. /