ХӨРМӘТЛЕ САЙТ КУЛЛАНУЧЫЛАР, КУНАКЛАР! ҺӘР УКУ ЕЛЫ МАТУР УЙ-ХЫЯЛЛАРЫГЫЗ, ӨМЕТ-ЫШАНЫЧЛАРЫГЫЗНЫ АКЛАСЫН, ҮЗЕ БЕЛӘН ЗУР МАКСАТЛАР, ЯҢА ҖИҢҮЛӘР АЛЫП КИЛСЕН!
Меню сайта
Электронный Татарстан
Олимпиада в Сочи 2014
Праздник 23 февраля
Чат

   Мин, Мөхәрләмова Гөлнара Марат кызы, районыбызның иң гүзәл төбәкләренең берсе – Березняк авылында дөньяга килгәнмен. Урта мәктәпне тәмамлаганннан соң киләчәгемне мөгаллимлек һөнәре белән бәйләргә теләп, Казан дәүләт педагогия институтына юл тоттым. Институтта математика, информатика фәннәреннән, бу фәннәрне укыту методикасыннан тирән белем туплап, кулыма диплом алдым һәм хезмәт юлымны тәүге тапкыр Ядегәр урта мәктәбендә башлап җибәрдем.

2004 нче елдан мин Янил гомуми урта белем бирү мәктәбендә математика һәм информатика фәннәрен укытам. Педагогик эш стажым - 11 ел. Бүгенге көндә югары квалификацион категорияле укытучымын.

Эш дәвамында мин балаларның белем сыйфатын күтәрү, кызыксынучанлыкларын арттыру, һәртөрле мәгълүматтан хәбәрдар булуларына ирешүдә компьютерның бик мөһим роль уйнавына һәм алыштыргысыз чара булып торуына төшендем.

Мәктәбебезнең педагогик коллективы "Компьютер технологияләрен кулланып укыту–тәрбия эшенең нәтиҗәлелеген күтәрү” проблемасы өстендә эшли. Информатика укытучысы буларак, компьютерның барлык мөмкинлекләрен күздә тотып мин "Белем бирүнең сыйфатын күтәрүдә компьютерның роле” дигән теманы өйрәнәм һәм шушы юнәлештә нәтиҗәле эш алып барырга тырышам. Вакыт агымында информатика фәненең актуальлеге көннән-көн ныгырак сизелә. Замана хикмәтләреннән артта калмау теләге укытучының да, укучының да һәрвакыт хәрәкәттә, үсештә булуын таләп итә. Шуңа күрә үзем дә һәрдаим яңалыкка омтылам һәм укучыларны да шуңа өйрәтәм.

Керү формасы
Һава торышы
Календарь
Сайтның дуслары

….

Кукмаранын татар гимназиясе

….

….

….



Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе















Счетчик
счетчик на сайт
Счетчик посещаемости
Тизлек
Үзеңнең интернет тизлегеңне тикшереп кара

…. / …. …. …. /