Яхшы эшләп
килүче
укытучыларның хезмәт хакын 20 мең сумга
кадәр җиткерү, мәктәпкә укытырга килергә
ризалашкан талантлы яшьләргә тиешле
дәрәҗәдәге хезмәт хакы түләү, аларга
чит илдә стажировка үтү мөмкинлеге бирү
һәм торак проблемаларын хәл итәргә
булышу, бөтенроссия олимпиадаларында
җиңгән укучыларны, республика югары
уку йортларына кергән очракта, ай саен
6 мең сумга кадәрле стипендия белән
тәэмин итү - әле берничә ел элек бу
турыда хыялланып кына була иде. Тиздән
исә моның чынбарлыкка әверелүе ихтимал.
2010-2015 елларда ТР мәгариф системасы үсеше
программасы әнә шундый бурычлар куя.
|