Кабинетның эшләү графигы
Кабинетта эшләнгән эшләргә анализ
Мәктәбебез республикага танылган, даны еракларга киткән Вахитов
исемендәге авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы җирлегендә урнашкан.
Вахитлеләрнең аякларында нык басып
торуларының, эшләрен гөрләтеп алып баруларының мәктәпкә файдасын әйтеп
бетергесез. 2005 нче елның 5 нче
октяберенә кадәр мәктәбебездә 11 компьютер бар иде. Зур мәктәп өчен бу бик аз.
Яңа компьютерлы булуыбыз турында хыялланмаган да бер көнне, безнең өчен могҗиза
булды. Республикабыз Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов иң соңгы таләпләргә
туры килгән, заманча 12 компьютер,
сканер, төсле һәм аклы – каралы принтерлар
җыелмасы булган компьютер бүлмәсе бүләк итте. Бу укучыларга көзге уңыш — бәрәңгене җыеп алуда күрсәткән
тырышлыклары өчен иде.
Материаль техник база
Бүгенге көндә мәктәбебез буенча 7
балага бер компьютер туры килә. Бу – югары күрсәткеч дип саныйм. Балалар өчен кирәклеген аңлап, әти -
әниләребез дә үз өйләрендә бер-бер артлы компьютер техникасы ала башладылар.
Янил мәктәбендә бүген 173 бала белем ала. Алар 121 гаиләдә тәрбияләнәләр. Шулардан 96 гаиләдә
шәхси компьютер техникасы бар.