ХӨРМӘТЛЕ САЙТ КУЛЛАНУЧЫЛАР, КУНАКЛАР! ҺӘР УКУ ЕЛЫ МАТУР УЙ-ХЫЯЛЛАРЫГЫЗ, ӨМЕТ-ЫШАНЫЧЛАРЫГЫЗНЫ АКЛАСЫН, ҮЗЕ БЕЛӘН ЗУР МАКСАТЛАР, ЯҢА ҖИҢҮЛӘР АЛЫП КИЛСЕН!
Меню сайта
Электронный Татарстан
Олимпиада в Сочи 2014
Праздник 23 февраля
Чат

                                                            Белем-гыйлем

*Ата белеге белән адәм адәм булмас,әгәр үзе белмәсә.

*Аю беләгенә ышана, Адәм белегенә ышана.

*Белем белен ашата.

Белемсезгә дөнья ләхет.

*Белемдә көч.

*Белем өөрәккә күәт.

*Белемлекнең чиге юк.

*Белем тәжрибәдән туа.

*Белем һәр куркынычны җиңә.

*Беләктән белек көчле.

*Белем-нур,белмәү-хур.
                                                                  Китап

*Китап-белем чишмәсе.

*Китап  галим-телсез  мөгаллим.

*Китапның белмәгәне юк.

*Китапсыз өй-ишәк базары.

*Үзеңнең надан икәнеңне беләсең килсә, күп китап укы.

 

                                                            Уку-язу.

*Безне адәм иткән-уку,

Адәмне алга илткән-уку.

*Ерактагы укып беленә,якындагы күренә.

*Заман хәзер шундый заман:

Укымаган эттән яман.

*Күп укыган күп белер.

*Кояш җирне яктырта,уку мине.

*Уйламый уку-аңгыралык,

Укыганда икенчене уйлау-саңгыраулык.

*Уку төбе-туку.

                                            Укыган белән укымаган кеше.

*Бер укыган кешегә ике укымаганны бирсәләр дә алучы юк.

*Бүләк зур булмас,

Укыган кеше хур булмас.

*Күп яшәгән ни белер,

күп укылган-шул белер.

*Укыган ил узар,

Укымаган ил тузар.

*Укыган укыр,

Укымаган күрә сукыр.

*Укымаган күзлене укыган сукырн җиңгән.

 

 

                                                    Галим.

*Ата гыйлеме белән галим булып булмый.

*Галим белгәнен әйтер,

Ахмак җиңгәнен әйтер.

*Галим булу җиңел,адәм булу читен.

*Галим булсаң,галәм синеке.

*Галим булып кем туган?

*Галим кешене кадерләргә онытма!

*Галимнең күңеле гомерең үткәнче

Наданның сүзе ишектән чыкканчы.

*Кеше яңлыша-яңлыша галим булыр.

 

                                                   Надан.

*Берни белмәгән кеше һәрвакыт боек булыр.

*Ишәкнең дәлиле йөгән.

*Мескен ишәккә һәркем менә.

*Надан белмәсә дә кычкыра.

*Наданга фикер әйтеп бактың ни-

Эт муенына энҗе-мәрҗән тактын ни!

*Наданга тик тору җавап.

*Надан кеше-сукыр тавык.

*Надан кеше сукырдан яман.

Ялкау кеше барыннан да яман.

*Надан кеше хайван белән бер.

*Надан кеше-яман кеше.

*Надан кулыннан су эчмә,

 Тере суы булса да.

                                                 Галим белән надан.

*Бер галим йөз наданны җиңәр.

*Галим белән надан аермасы-карга белән былбыл аермасы.

*Галим белсә сорый,надан белми дә,сорамый да.

*Галим кеше үлсә дә терек,

Надан кеше йөрсә дә үлек.

*Галимнең бер көне наданның бөтен гөмеренә тора.

*Галим уйлар,

Надан ышаныр.

*Йөз надан бер галимнең тырнагына тормас.

*Надан булып туалар,

Галим булып үләләр.

*Наданның тересе дә үлек,

Галимнең тересе дә үлек.

*Ялкаулык,наданлык,фәкыйрьлек-бертуганнар.

 

                                                  Гыйлем өйрәнү

*Гыйлем күп,гомер аз,кирәген өйрән.

*Адәм камыт киеп өйрәнми.

*Яшьлегеңдә өйрәнмәсәң,картлыгыңда үкенерсең.

*Өйрәнгән җирдә калмас.

 *Өйрәнмичә чабата да үреп булмый.

*Өйрәнү бервакыттада соң түгел.

*Өйрәтсәң,аю да биергә өйрәнә.
*Тутый сөйләшергә өйрәнер,кеше булалмас.

 

Керү формасы
Һава торышы
Календарь
Сайтның дуслары

….

Кукмаранын татар гимназиясе

….

….

….



Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе















Счетчик
счетчик на сайт
Счетчик посещаемости
Тизлек
Үзеңнең интернет тизлегеңне тикшереп кара

…. / …. …. …. /