ХӨРМӘТЛЕ САЙТ КУЛЛАНУЧЫЛАР, КУНАКЛАР! ҺӘР УКУ ЕЛЫ МАТУР УЙ-ХЫЯЛЛАРЫГЫЗ, ӨМЕТ-ЫШАНЫЧЛАРЫГЫЗНЫ АКЛАСЫН, ҮЗЕ БЕЛӘН ЗУР МАКСАТЛАР, ЯҢА ҖИҢҮЛӘР АЛЫП КИЛСЕН!
Меню сайта
Категории раздела
Мои файлы [12]
Электронный Татарстан
Олимпиада в Сочи 2014
Праздник 23 февраля
Чат
Главная » Файлы » Мои файлы

Ә сез беләсезме???
04.02.2014, 13:26

Мәктәпләрдә белем алабыз, дуслар белән аралашабыз, төрле бәйрәм-кичәләр үткәрелә. Һәркем үзен төрле яктан сынап карый ала: кемдер бик яхшы укый, кемдер спортта, мәдәни өлкәдә алдынгы... Кыскасы мәктәп "кайный". Ә мәктәпнең үзе, әлеге атаманың килеп чыгышы, төрле үзенчәлекләре турында беләбезме? Юк икән, әлеге хәбәрне укуыгызны дәвам итеп кайбер кызыклы фактлар белән танышып китегез:

    - "Мәктәп" термины "сколе" дигән грек сүзеннән килеп чыккан һәм үзләрендә "буш вакыттагы шөгыльләр" кебек мәгънәгә ия (Досуг - часть свободного времени, используемая для удовлетворения личных физических, духовных и социальных потребностей);

    - Рәсәйдә беренче рәсми мәктәп Пётр I чорында ачыла һәм анда 12-17 яшьлек малайлар укый;

    - Дөньяның 43 илендә уку елы 1нче гыйнварда башлана, 16 илдә март аеннан. Рәсәй һәм тагын 122 илдә уку елы 1нче сентябрьдән башланып китә;

    - Чехиядә иң югары билге "1", ә иң түбәне "5". Франциядә белемне бәяләүнең 20 баллы ситемасы кулланыла;

 Мәктәптә

    - Пазллар төзү дә мәктәпкә бәйле рәвештә килеп чыккан, укучыларга Европа картасын кисәкләрдән җыйдыру алымы кулланылган мәктәпләр булган;

    - Иң борынгы уку йорты булып Фес шәһәрендә эшләгән Карауин ислам университеты  санала. Ул 859нчы елда ачылган;

    - Иң күп укучылы мәктәп Индиядә, анда 28 000 укучы белем алган;

    - Иң кыйммәтле мәктәп булып "Халыкара яшь леди һәм джентельменнар мәктәбе" санала. Анда бер ай уку 77,5 мең долларга төшә; 

    - Мәктәпләрнең дә төрлесе була. Хәзерге вакытта "күчмә мәктәпләр", "җир асты мәктәбе", "йөзүче мәктәп", "дисциплина кагыйдәләрсез мәктәп" һ.б төрле мәктәпләр бар...

 

Категория: Мои файлы | Добавил: admin
Просмотров: 1705 | Загрузок: 0 | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Керү формасы
Һава торышы
Календарь
Сайтның дуслары

….

Кукмаранын татар гимназиясе

….

….

….



Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе















Счетчик
счетчик на сайт
Счетчик посещаемости
Тизлек
Үзеңнең интернет тизлегеңне тикшереп кара

…. / …. …. …. /