Тиздән авиация өлкәсендә эшләүчеләр дә (очучы, диспетчер, штурман, һ.б.) мәҗбүри рәвештә бердәм дәүләт имтиханын тапшыра башлаячак. Россия Транспорт министрлыгы бердәм дәүләт имтиханнарына кертеләчәк сораулар исемлеген төзегән инде. Бу һөнәр ияләре имтиханнарны уңышлы тапшырган очракта гына авиация тармагында хезмәт куя алачак. Хәзерге вакытта министрлык тарафыннан имтихан өчен 20 меңнән артык сорау әзерләнгән. Бер билетка, кайсы һөнәр иясе өчен төзелгән булуына карап, 20-40 сорау кертеләчәк. Очучыларга сорауларны аеруча мулдан "яудырачаклар”. Иң аз сорауга бортпроводниклар җавап бирәчәк. Имтихан компьютер ярдәмендә тапшырылачак. Ләкин министрлыкта сынауны гадәти тәртиптә, ягъни укытучы каршы утырып (бу очракта – белгеч), билеттагы сорауларга телдән җавап бирү рәвешендә кабул итәргә кирәк дигән тәкъдим дә бар. Имтиханны яхшы билгегә тапшырган хезмәткәргә яңа үрнәк буенча эшләнгән таныклык биреләчәк. Аларның исемнәре авиациянең махсус базасына кертеләчәк. Россия Транспорт министрлыгының гражданлык авиациясе өлкәсендә дәүләт сәясәте департаменты җитәкчесе урынбасары Андрей Шнырев бу уңайдан: "Әлеге кагыйдәләр һава юллары өлкәсен тиешле әзерлеге булмаган хезмәткәрләрдән арындырачак”, – дип белдергән. Элеккеләреннән аермалы буларак, яңа таныклыклар кулдан түгел, махсус программа ярдәмендә махсус принтерда басылачак. Белгечләр, махсус тышча белән капланган таныклыкка үзлегеңнән бернинди төзәтмә кертеп булмаска тиеш, дип ышандыра. Өстәвенә яңа таныклыкта хезмәткәрнең кайсы ил гражданины икәнлеге дә күрсәтеләчәк. Таныклыкның яраклылык срогы хезмәткәрнең белгечлеге, әзерлек дәрәҗәсе һәм инглиз теле буенча тапшырган имтиханның нәтиҗәләренә карап билгеләнәчәк. Әйтик, хезмәткәр инглиз телен Халыкара гражданлык авиациясе оешмасы (ИКАО) тарафыннан расланган күрсәткеч буенча дүртенче дәрәҗәдә белсә, ул таныклыкны һәр өч ел саен алыштырырга тиеш булачак. Телне алтынчы дәрәҗәдә белсә, таныклыкны яңартып тору мәҗбүри түгел.
|