ХӨРМӘТЛЕ САЙТ КУЛЛАНУЧЫЛАР, КУНАКЛАР! ҺӘР УКУ ЕЛЫ МАТУР УЙ-ХЫЯЛЛАРЫГЫЗ, ӨМЕТ-ЫШАНЫЧЛАРЫГЫЗНЫ АКЛАСЫН, ҮЗЕ БЕЛӘН ЗУР МАКСАТЛАР, ЯҢА ҖИҢҮЛӘР АЛЫП КИЛСЕН!
Меню сайта
Категории раздела
Мои файлы [12]
Электронный Татарстан
Олимпиада в Сочи 2014
Праздник 23 февраля
Чат
Главная » Файлы » Мои файлы

Читтән торып уку бүлекләре ябыла?!
26.02.2010, 22:49
Россия югары уку йортларында читтән торып уку бүлекләрен ябып бетерәчәкләр, дигән имеш-мимешләр йөри. Мондый сүзләргә сәбәп тә юк түгел. Санкт-Петербург дәүләт университеты ректоры 2010 елда укуның бу төр формасына абитуриентлар бөтенләй кабул ителмәячәк дип белдергән иде. Янәсе "совет чоры мирасы”ннан котылырга вакыт җиткән.
    Ләкин Мәгариф буенча Федераль агентлык җитәкчесе Николай Булаев фикеренчә, Россия югары уку йортларына әлеге формадан баш тартырга иртәрәк әле. Кризис шартларында читтән торып белем алуга аеруча ихтыяҗ зур. Николай Булаев китергән саннар буенча, алдагы ел белән чагыштырганда, 2009-2010 уку елында 345 югары уку йортының 344ендә читтән торып уку бүлегенә студентлар күбрәк килгән.
    — Кешеләр эш урыннары була торып, яңа белгечлек алырга яисә квалификация алыштырырга тели. Бу планнарны нәкъ менә читтән торып уку бүлекләре тормышка ашырырга булыша, - дип ассызыклый Булаев.
    Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы мәгълүматларына караганда, 2008-2009 уку елында читтән торып уку бүлекләрендә барлыгы 3 млн 540 мең студент белем алган. Россия югары уку йортларында белем алучы студентларның гомуми саны исә 7 млн 500 меңгә тигез.

Чыганак: belem.ru

Категория: Мои файлы | Добавил: admin
Просмотров: 1156 | Загрузок: 0 | Комментарии: 1 | Рейтинг: 5.0/1
Всего комментариев: 1
1 Гөлназ  
0
Читтән торып уку бүлекләренең ябылуы мөмкин түгел! Бу - имеш-мимеш кенә булып калачак та!

Имя *:
Email *:
Код *:
Керү формасы
Һава торышы
Календарь
Сайтның дуслары

….

Кукмаранын татар гимназиясе

….

….

….



Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе















Счетчик
счетчик на сайт
Счетчик посещаемости
Тизлек
Үзеңнең интернет тизлегеңне тикшереп кара

…. / …. …. …. /