ХӨРМӘТЛЕ САЙТ КУЛЛАНУЧЫЛАР, КУНАКЛАР! ҺӘР УКУ ЕЛЫ МАТУР УЙ-ХЫЯЛЛАРЫГЫЗ, ӨМЕТ-ЫШАНЫЧЛАРЫГЫЗНЫ АКЛАСЫН, ҮЗЕ БЕЛӘН ЗУР МАКСАТЛАР, ЯҢА ҖИҢҮЛӘР АЛЫП КИЛСЕН!
Меню сайта
Категории раздела
Мои файлы [12]
Электронный Татарстан
Олимпиада в Сочи 2014
Праздник 23 февраля
Чат
Главная » Файлы » Мои файлы

БДИ барышында хәрәмләшкән педагогларны һәм укучыларны 100 мең сум күләмендә штраф көтә
26.02.2010, 22:38
Бердәм дәүләт имтиханында дөрес җавапларны күчерү элек бик авыр һәм җайсыз булса, бүген әле ул кесәгә дә шактый сугачак. Әлеге норма чыгарылыш сыйныф укучыларына гына түгел, аларның укытучыларына һәм мәктәп директорларына да кагыла. Россия Мәгариф күзәтчелеге аңлатуынча, яңа җәза Россия Федерациясенең Административ хокук бозулар Кодексына яңа төзәтмәләр кертү сәбәпле мөмкин булды. 
    Шулай да мәктәп укучыларының бәхете бар. "Шпаргалка” яисә башка төр хәрәмләшү өчен кызлар-егетләрне 3 меңнән 5 меңгә кадәр генә штраф көтә. Россия мәгариф күзәтчелеге ассызыклавынча, БДИга телефон алып керүчеләр дә шундый ук җәзага тартылачак. 
    Педагогларга исә кырысрак таләпләр куелган. Укучуга ярдәм иткәндә "тотылган” мөгаллимгә 20 меңнән 40 меңгә кадәр штраф салыначак. Законны үтәмәүче исеменә административ протокол төзелә һәм судка җибәреләчәк. Соңгысы, үз чиратында, штрафның күләмен билгеләячәк. Яңа төзәтмәләр буенча, бланк тутыру кагыйдәләрен тиешенчә аңлатмаган яисә БДИны уздыру инструкциясен өтернә кадәр үтәмәгән педагогларны да җәза көтә. Укучылары тиешле дәрәҗәдә белем алмаган директорларга да 50-100 мең сум күләмендә штраф каралган. Ләкин шунысы да бар, штраф салынганчы, хокук бозуларның барысын да исбатларга кирәк. 
    Россия Федерациясенең Административ хокук бозулар Кодексына кертелгән яңа төзәтмәләр турында СЕЗ нинди фикердә?Чыганак: belem.ru
Категория: Мои файлы | Добавил: admin
Просмотров: 1066 | Загрузок: 0 | Комментарии: 2 | Рейтинг: 5.0/1
Всего комментариев: 2
2 Тэртипсез  
0
Менэ мин ничек бирермен инде ул ЕГЭ дигэннэрен, ботем ометем укытучылар сездэ иде бит......)))) Эх, булмас микэн ни мина гына калгач?

1 Шәп укучы  
0
Шпаргалка куллану - электән килгән традиция дип саныйм мин. Бөтенесен белсәң дә шпора тыгып керәсең, барыбер. Чөнки ул күңелгә ышаныч өсти. Шпаргалкаларны беркайчан да бетерә алмаячаклар!!!

Имя *:
Email *:
Код *:
Керү формасы
Һава торышы
Календарь
Сайтның дуслары

….

Кукмаранын татар гимназиясе

….

….

….



Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе















Счетчик
счетчик на сайт
Счетчик посещаемости
Тизлек
Үзеңнең интернет тизлегеңне тикшереп кара

…. / …. …. …. /